Бу көнне Мөслимдә
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

7 октябрь. Менә бу үсеш!

Иске Вәрәш бригадасы мөгезле эре терлек симертүчеләре Мәхмүт Камалов, Зәйтүнә Камалова һәм Нәзифә Җәмилова сентябрь аенда 271 центнер тулаем үсеш алуга ирештеләр. Бу – һәр терлек тәүлеккә 1501 грамм артым биргән, дигән сүз. Уңган терлекчеләр узган айда дәүләткә 72 баш мөгезле эре терлек озаттылар. Аларның һәрберсенең авырлыгы 408-410 килограмм тәшкил итте.

Ф. Бәширова, Киров исемендәге колхоз зоотехнигы.

Фото – «Мөслим-информ»


Нет комментариев