Мөслимдә Тукайга һәйкәл ачылды!
Яңалыклар

Мөслимдә Тукайга һәйкәл ачылды!

Алтын көзнең матур бер көнендә Мөслимдә тарихи вакыйга булды: бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге скверда аның истәлегенә һәйкәл ачылды!

Быел тууына 140 ел тулган бөек шагыйребезнең һәйкәлен танылган рәссам, сынчы Халит Миңнегалиев иҗат иткән.

«Бу сквер гади урын түгел, ул – безнең рухи картабызның үзәге!» – дип билгеләп үтте район башлыгы Альберт Хуҗин.

Тантанада Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган якташларыбыз – ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, халык язучысы Фоат Садриев чыгыш ясады. Укучыларның чыгышлары бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Чара ахырында һәйкәл тантаналы рәвештә ачылды, бөек шагыйрь истәлегенә чәчәкләр салынды.

Тукай – ул безнең телебез, рухыбыз, горурлыгыбыз! Аның иҗаты буыннарны берләштерә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Лилия Шәймиева репортажы.


Нет комментариев