Россиядә кайбер эшче вакансияләренә хезмәт хакы тәкъдимнәре 29,5 процентка арткан
Эретеп ябыштыручыларда үсеш 12,3 процент тәшкил иткән
2026 елның сентябрендә платформада «Эшче персонал» hөнәри өлкәсендә 296,3 мең актив вакансия исәпләнгән – бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,8 процентка күбрәк, ә кайбер квалификацияле эшче һөнәрләрендә медиана хезмәт хакы тәкъдимнәре бер ел эчендә 21-29,5 процентка арткан, диелә тикшеренүдә.
Сервис мәгълүматлары буенча, сентябрьдә эш бирүчеләр эретеп ябыштыручыларга медиана буенча уртача – 241,4 мең, машинистларга – 190,5 мең, монтажчыларга – 185,5 мең, электромонтажчыларга һәм электромонтёрларга 169,2 мең сум тәкъдим иткән.
Бер ел эчендә санап үтелгән һөнәрләр арасында хезмәт хакы тәкъдимнәре электромонтажчыларга һәм электромонтёрларга – 29,5, машинистларга – 28,4, монтажчыларга 21 процентка арткан. Эретеп ябыштыручыларда үсеш 12,3 процент тәшкил иткән.
Шуның белән бергә, хезмәт хакы тәкъдимнәре федераль округлар буенча шактый аерыла. Мәсәлән, Үзәк федераль округта эретеп ябыштыручыларның хезмәт хакы – 172,3 мең, Төньяк-Көнбатышта – 209,2 мең, Сибирьда – 245,4 мең, ә Ерак Көнчыгышта 283,9 мең сум тәшкил итә.
Нет комментариев