ДОСААФның 100 еллыгы уңаеннан мини-футбол
«Яшьлек» универсаль спорт залында ДОСААФ оешмасының 100 еллык юбилее уңаеннан яшь спортчылар арасында мини-футбол буенча мавыктыргыч ярышлар оештырылды
Футбол кырында 2013–2014 елда туган егетләр командалары көч сынашты. Турнир республиканың төрле почмакларыннан килгән яшь футболчыларны берләштерде.
Кискен көрәш, спорт дәрте, җиңүгә омтылыш – әлеге ярышлар нәкъ менә шундый рухта узды!
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – «Триумф» (Лениногорск)
2 урын – «Компонент» (Яр Чаллы)
3 урын – «Мирас» (Мөслим)
4 урын – Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе командасы (Мөслим)
Җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз! Барлык командаларга да гадел уен, тырышлык һәм җиңүгә омтылыш өчен рәхмәт белдерәбез!
Фотолар – "Яшьлек" спорт комплексыннан.
Нет комментариев