Яңалыклар

Ноябрь бәйрәмнәрендә Мәскәүдән Казанга сәфәрләргә ихтыяҗ 47 процентка арткан

Бу хакта ТАСС агентлыгына «Туту» сәяхәтләр сервисында хәбәр иткәннәр

Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елда Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү чорында Мәскәүдән Казанга сәфәрләргә ихтыяҗ узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 46,8 процентка арткан. Бу хакта ТАСС агентлыгына «Туту» сәяхәтләр сервисында хәбәр иткәннәр.

Бәйрәм атнасына иң популяр юнәлеш булып ике башкала – Санкт-Петербург һәм Мәскәү арасындагы маршрут кала. Петербургтан Мәскәүгә сәфәрләрне броньлау саны бер ел эчендә 8 процентка, ә Мәскәүдән Петербургка 5,2 процентка арткан.

Популярлык буенча өченче урында Мәскәүдән Казанга маршрут тора. Ул ихтыяҗ булган ун юнәлеш арасында иң зур үсеш күрсәткән – 46,8 процент. Казаннан Мәскәүгә сәфәрләр 13,7 процентка ешрак броньланган. Гомумән алганда, бәйрәм атнасында Татарстанга сәяхәткә ихтыяҗ 18,1 процентка арткан.

Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казаннан тыш, популяр юнәлешләр исәбенә Краснодар, Ростов-Дон, Екатеринбург, Новосибирск, Түбән Новгород һәм Воронеж кергән.

«Туту» мәгълүматлары буенча, кыска бәйрәм яллары вакытында россиялеләр ешрак поездларда сәяхәт итүне сайлый. Броньлауларның гомуми күләмендә тимер юл сәфәрләре өлеше 1,8 процент пунктына арткан. Авиаочышлар өлеше дә шулкадәр үк үскән. Шул ук вакытта автобус сәфәрләре өлеше 3,6 процент пунктына кимегән.

 


Нет комментариев