Сабак булсын

«Ояты ни тора!»: 43 райондашыбыз җавапка тартылган

Алар арасында хатын-кызлар да бар

 Быел 43 райондашыбыз алкогольле эчемлекләр кулланып машина йөрткән өчен тоткарланган. Алар арасында хатын-кызлар да бар.

Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Гыймаева эшен карады. Ул гаебен таныды.

– Ул көнне руль артына утыруымның сәбәбе бар. Бу хакта сөйлисем дә, искә төшерәсем дә килми. Бергә күңел ачкан иптәшләр генә бүген янәшәмдә юк. Бу минем өчен зур сабак булды. Кешенең машинасы, акчасы булганда, бушка сыйланганда, “дус”лар да күп була икән! Дусларның чын йөзе авырлык килгәндә ачыла. Очрашу хөрмәтенә ул көнне әз генә “җибәргән” идек, ДАИ инспекторлары тоткарлады. Бәлки, берәрсе хәбәр иткәндер. Гаебемне таныйм. Бик кызганыч. Ояты ни тора! – диде Гыймаева.

Гыймаеваның судта ике бала анасы булуы ачыкланды. Берсеннән-берсе кечкенә балалары булган килеш алкоголь кулланучы хатын-кыз кызгану хисе уятты, шул ук вакытта нәфрәт тә тудырды. Судта рай-
ондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемка да күрсәтелде. Видеоязмада райондашыбызның чайкалып басып торуы аермачык күренә. Алкотестер һәм район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү Гыймаеваның канында спирт күләменең нормадан өч мәртәбә күбрәк булуын күрсәткән! Суд барышында райондашыбызның юл хәрәкәте кагыйдәләрен быел гына да 6 тапкыр бозуы ачыкланды!

Административ җинаять кылганы өчен Гыймаевага суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Фото – Татар-информ

 


Нет комментариев