Яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр: үз юлыңны тап!
Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында оештырылды
Хыялларыңны тормышка ашырырга телисеңме? Үзеңне яңа өлкәдә сынап карарга, кызыклы проектларда катнашырга әзерме? Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек! Иң мөһиме – аларны күрә һәм файдалана белү!
27 октябрь көнне Мөслим политехника техникумында «Мәгънәләрне җиткерүчеләр. Яңа маршрут» («Проводники смыслов. Новый маршрут») проекты кысаларында студентлар белән очрашу узды. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында оештырылды.
Очрашуда нәрсәләр турында сөйләштеләр?
- Яшьләр сәясәтендә үз урыннарын тапкан Татарстан егет-кызларының уңыш тарихлары белән таныштылар.
- Федераль һәм республикакүләм проектларда, төрле программаларда катнашу мөмкинлекләре турында мәгълүмат алдылар.
- Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, фикер алыштылар һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Очрашуның төп максаты – яшьләрне мөмкинлекләр белән таныштыру гына түгел, ә алардан файдаланырга да өйрәтү. Проектларга ничек теркәлергә, гаризаларны кайда һәм ничек тапшырырга, үз идеяләреңне тормышка ашыру өчен нинди адымнар ясарга? Студентлар шушы сорауларга җавап тапты.
Җанлы аралашу, эчкерсез фикер алышу һәм яшьләрнең активлыгы очрашуны аеруча файдалы итте.
Фото – "Мизгел" яшьләр үзәгеннән.
Нет комментариев