Яңалыклар

Быелның 9 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 14 баланың гомере өзелгән

Республика Дәүләт автоинспекциясе шундый статистика китерә

2026 елның 9 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 14 баланың гомере өзелгән, 381 бала зыян күргән. Республика Дәүләт автоинспекциясе шундый статистика китерә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, әлеге чорда Татарстанда балалар катнашында барлыгы 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

«26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр балалар арасында юл-транспорт травматизмын киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы (рейдлар, мәктәпләрдә иминлек дәресләре, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү) оештырылачак», – дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

 


Нет комментариев