Күптән көтелгән хыял чынга ашты!
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә тарихи вакыйга булды – заманча, 100 урынга исәпләнгән яңа актлар залы ачылды!
Озак еллар дәвамында мәктәп бәйрәмнәре һәм төрле чаралар тар фойеда үткәрелсә, хәзер укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, концертлар һәм очрашулар оештыру өчен барлык уңайлыклары булган күпфункцияле үзәк бар!
Яңа бина ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт» программасы кысаларында сафка басты. Төзелеш эшләрен «Таткоммунжилсервис» оешмасы башкарды.
Биредә 100 урынлык тамаша залы гына түгел, китапханә, уку залы, гардероб, костюмнар саклау бүлмәсе дә булдырылган.
«Ниһаять, хыялларыбыз чынга ашты! Бу бина балаларның яшерен талантларын ачарга, аларны яңа идеяләргә рухландырырга ярдәм итсен иде», – диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлшан Мәүлиева.
Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Йолдыз Хисамиева да катнашып, укучыларны һәм укытучыларны истәлекле вакыйга белән котлады.
Төзелеш эшләрен уңышлы башкарган өчен «Таткоммунжилсервис» оешмасы җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
500дән артык укучы белем алган мәктәп өчен бу – яңа мөмкинлекләр, иҗади ачышлар һәм зур җиңүләр башлангычы!
Яңа актлар залы балаларның шат авазларыннан, җыр-моңнан һәм алкышлардан гөрләп торсын!
Лилия Шәймиева репортажы.
Нет комментариев