Бүген Татарстанда җылы һава торышы саклана
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә
Бүген, 12 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, температура тагын да күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшем көтелми.
Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, урыны белән 13 метрга кадәр көчәя (ләкин Казан территориясендә түгел).
Көзге салкынча төннән соң, көндез һава +15...+20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында термометр баганалары +17...+19 градуска кадәр күтәреләчәк).
Наилә Нәбиева фотосы.
Нет комментариев