Мөслимлеләр «Чикләрсез ГТО» фестивалендә көч сынашты!
Мөслим районының өлкән яшьтәге спортчылары да әлеге фестивальдә ел саен актив катнаша
Ел саен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Чикләрсез ГТО» бөтенроссия физкультура-спорт фестивале үткәрелә. Аның төп максаты — сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, спортка кызыксыну уяту һәм ГТО нормативларын үтәүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрне бүләкләү.
Мөслим районының өлкән яшьтәге спортчылары да әлеге фестивальдә ел саен актив катнаша.
Быел катнашучылар идәндә утырган килеш алга иелү һәм гимнастик эскәмиядән кулларга таянып этелү буенча үз көчләрен сынады.
I урын — Рәмзия Насыйрова һәм Галия Вагыйзова (алга иелү — 21,5 см, кулларга таянып этелү — 15 тапкыр).
II урын — Дамира Сабирҗанова (15 см, 13 тапкыр).
III урын — Сәвия Муллакаева (10 см, 12 тапкыр).
Фестиваль программасында ир-атлар арасында шахмат, хатын-кызлар арасында шашка ярышлары да оештырылды.
Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Спортта чикләр юк! Райондашларыбызны уңышлары белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм яңа җиңүләр телибез!
Фотолар – Расил Фәттаховтан.
Нет комментариев