Бал кортлары кышка әзер!
Кичә умартачыларның чираттагы җыелышы узды
Анда төп игътибар бал кортлары гаиләләрен кышлату мәсьәләсенә юнәлтелде.
Барлык умарта гаиләләре дә авыруларга каршы тиешле эшкәртү узган, дәвалау чаралары үткәрелгән. Бал кортлары сәламәт һәм көчле.
Кышкы чорны имин уздыру өчен азык запаслары да җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Димәк, умартачылар өчен хәзер иң мөһиме — бал кортларының кышны тыныч һәм уңышлы чыгуын тәэмин итү.
Язын умарталар яңадан гөжләп торсын, ә яңа сезон мул бал уңышы белән сөендерсен!
Фотолар – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Нет комментариев