Яңалыклар

Уку йортыннан чыгарылган студентларга әлеге уку йортына керү хокукын чикләргә ниятлиләр

Бу ведомство приказы проектыннан күренә, дип хәбәр итә ТАСС

РФ Фән һәм югары белем министрлыгы уку йортыннан чыгарылган студентларның биш елга шул ук югары уку йортына керү хокукын чикләргә ниятли. Бу ведомство приказы проектыннан күренә, дип хәбәр итә ТАСС.

«Дисциплинар түләтү чарасы буларак куылуга бәйле рәвештә оешмадан чыгарылган затлар куылганнан соң биш ел дәвамында бу оешмага кабул ителергә тиеш түгел» диелгән документ проектында.

 

 


Нет комментариев