Авыл почтасы йөрәге: хат ташучы Дилә Мифтахова
Симәк авылы халкы хат ташучы Дилә Мифтаховага бик рәхмәтле
Почта хезмәте — элек мактаулы, бүген дә кирәкле һөнәр
Элек мактаулы һөнәрләрнең берсе булган почта хезмәтенә бүгенге көндә хөкүмәт тарафыннан игътибар аз бирелсә дә, халыкка әлеге хезмәт бик кирәк. Газета-журналлар алдырып, пенсиясен почтадан алып өйрәнгән авыл өлкәннәре бүген дә хат ташучыны көтеп ала. Ярый әле, хезмәт хаклары аз, эше күп булуга карамастан, һөнәрен ихластан яратып башкаручы хат ташучылар бар.
Симәк почта бүлеге ябылса да, хат ташучы Дилә Мифтахова хезмәт күрсәтә
Почтага бәйле вәзгыять Симәк почта бүлеген дә читләтеп үтмәде: озак еллар эшләгән почта бүлеге берничә ел элек ябылды. Әмма Симәк авыл җирлегенә караучы авылларда почта хезмәте күрсәтелә. Бу эшне һөнәренә тугры калган хат ташучы Дилә Мифтахова башкара.
Дилә Мифтахова 2019 елдан бирле 80ләп хуҗалыкка почта хезмәте күрсәтә
– 2019 елда почтага эшкә килдем һәм бүген дә шуңа сөенәм. Тормыш иптәшем вафат булгач, көннәр буе өйдә ялгыз булу ямансу, авыр иде. Авыл җирлеге башлыгы хат ташучы кирәк дигәч, сөенеп ризалаштым. 80ләп шәхси хуҗалыкка хезмәт күрсәтәм. Пенсия һәм субсидияләр, түләү кәгазьләре, газета-журналлар таратам. Азык-төлек һәм кирәк-ярак сатам. Шулай ук электр, газ өчен һәм салым түләүләрен кабул итәм, – ди Дилә ханым.
60 яшькә җитеп килсә дә, күңеле көр, үзе һәрвакыт хәрәкәттә ул. Атнага өч тапкыр Симәк авылының өч урамын урап кайта. Һава торышының нинди булуына карамастан, эш көннәрендә һәрвакыт авылдашлары янында Дилә Мифтахова.
– Шөкер, авылдашларым белән килешеп эшлим. Һәркайсы почта киләсе көнне көтеп ала, күпвакыт, күреп, каршы чыгалар. Мөслимнән бар әйберләрне дә өйгә китерәләр, аларны тәртипләп бүлгәннән соң, таратырга чыгам. Азык-төлек һәм кирәк-яракны да, түләүләр алу өчен бәләкәй касса аппаратын да, газета-журналларны да алам. Һәр урамда булып, авылдашларым белән күрешеп, өлкәннәрнең хәлен белешеп кайтам. Өлкәннәр мине сөенеп көтеп тора, – ди Дилә Мифтахова, елмаеп.
Симәклеләр газета-журналларга актив языла, хат ташучыны көтеп ала
Пенсия, газета-журналларны тарату белән генә эше бетми хат ташучының. Авылдашларыннан алган түләүләрне һәм җыелган акчаны чагыштырып, аларны Мөслим почта бүлегенә тапшыра. Сатылмый калган азык-төлекне һәм көнкүреш товарларын да әзерләп, исәпләп куя хат ташучы. Таратылган пенсия-субсиядияләрне дә тагын бер исәпли. Бу көннәрдә Дилә ханымның эше тагын да артты, чөнки 2027 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды. Ул авылдашларын вакытлы матбугатка яздыру белән мәшгуль.
– Шөкер, авылдашлар газета-журналларны яратып укый. Подписка вакытында акцияләр оештырылса, өлкәннәр аеруча актив языла. Симәклеләр “Авыл утлары”, “Ватаным Татарстан” газеталарына бик теләп языла. “Сираҗи сүзе”, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, “Язмыш кочагы” газеталарын да күпләр яратып укый. Сканвордларны үз итүчеләр дә бар. Бәяләре кыйммәтрәк булса да, башны эшләтергә кирәк дип, башваткычлар тәкъдим итүче газеталарны өчәрне алдыручылар да байтак. Олы яшьтә булуларына карамастан, 3-5 төр газета-журнал алдыручы Фәния Вәлиева, Фәйрүзә Насыйрова, Әскыя Әгъләмова, Флүрә Хисаметдинова кебек авылдашларым бар. Гомумән, симәклеләр газета-журналлар укырга ярата, хат ташучыны көтеп торалар, елмаеп каршы алалар, – ди Дилә Мифтахова.
Елгабашта да почта хезмәте оештырган Дилә ханым
Елгабаш авылында хат ташучы булмаганда, анда барып та почта хезмәте күрсәткән Дилә ханым.
– Иң мөһиме: халык пенсиясен, субсидиясен вакытында алсын. Газета-журналларны да вакытында алып укыйсы килә халыкның. Шуңа, елгабашлылар хат ташучы юк дип борчылмасын өчен, анда да эшләп алдым. Хәзер Елгабашта хат ташучы бар, ул да эшен яратып башкара, – ди ул. – Эшемне бик яратам! Ялгыз яшәүче өлкәннәр белән ил-көн яңалыкларын сөйләшеп, гапләшеп алабыз. Ике көн ялны тизрәк үткәреп, эшкә ашыгам. Җәяү йөрү сәламәтлеккә файдалы, шуңа көнаралаш авылны урап, авылдашларны күреп, алар белән аралашып кайту – үзе бәхет. Эш көннәрен: “Ярый әле эшем бар!” – дип, куанып каршы алам, – ди Дилә ханым.
Авылдашлар: "Диләбезне бик яратабыз, берүк туктый күрмәсен"
Ачык йөзле, елмаеп сөйләшүе белән үзенә җәлеп итүче Дилә Мифтаховага авылдашлары, яратып, “Диләкәем” дип дәшә.
– Диләбезне бик яратабыз! Берүк туктый күрмәсен, эшләсен генә, дип телибез. Пенсияне дә, газета-журналларны да вакытында, соңармый китереп бирә. Кирәк булган азык-төлекне дә кайтартып кына тора. Авылыбыз өлкәнәйде бит. Хат ташучы бик кирәк! Бөтен кешенең дә түләүләрне башкару өчен район үзәгенә йөрергә җае юк. Ә Диләбез барысын да бик төгәл алып бара, һәр түләүне соңармыйча башкарып, квитанцияләрен китереп үк бирә. Рәхмәт аңа! – ди Дилә Мифтахованың авылдашы Лениза Вәлиева.
Заманына күрә яңалыклар кертелә дә, авыл халкы өчен хат ташучы һәрвакыт кирәк. Дилә Мифтахова кебекләр булганда, авыл халкы газета-журналлар укудан, почта хезмәтеннән мәхрүм булмас, ишалла! Хөкүмәт тарафыннан да почта эшчәнлегенә игътибар бирелеп, хат ташучыларның хезмәте тиешенчә бәяләнсен иде.
Нет комментариев