Мөслим урта мәктәбе укучылары электромонтажчы һөнәрен үзләштерә башлады
Яңа һөнәр үзләштерергә теләк белдергән 9-11 нче сыйныфларда белем алучы 31 егет инде дәресләргә кереште
10 октябрь көнне мәктәптә югары сыйныф укучылары өчен электромонтажчылар әзерләү буенча һөнәри курслар старт алды. Яңа һөнәр үзләштерергә теләк белдергән 9-11 нче сыйныфларда белем алучы 31 егет инде дәресләргә кереште.
Курсларда укучылар:
- электр челтәрләренең төзелешен;
- яктырту системаларын һәм электр җиһазларын монтажлауны;
- сәнәгать электроникасы нигезләрен;
- электр белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнә.
Беренче модуль дәресләрен Казан дәүләт энергетика университетының «Сәнәгать электроникасы» кафедрасы доценты Андрей Потапов алып бара. Белгеч теорияне тормыштан алынган мисаллар белән бәйләп аңлата, укучыларны булачак һөнәрләренең үзенчәлекләре белән таныштыра.
Курсларны уңышлы тәмамлаган укучыларга эшче квалификациясе турында рәсми таныклык тапшырылачак. Бу документ киләчәктә уку йортларына кергәндә яки эшкә урнашканда өстенлек бирергә мөмкин.
Әлеге укулар Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, Казан дәүләт энергетика университеты һәм "Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре" АҖнең Мөслим филиалы арасында төзелгән өч яклы килешү нигезендә оештырыла. Ноябрь аеннан кызлар суга анализ ясау лаборанты һөнәрен үзләштерә башлаячак.
Яшь райондашларыбызга яңа һөнәр үзләштерүдә уңышлар телибез!
Нет комментариев