Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кош теле

Кош теле – камырны кечкенә тел формасындарак кисеп, майда пешерелгән ашамлык.

Кош теле – камырны кечкенә тел формасындарак кисеп, майда пешерелгән ашамлык. Ул нәкъ менә тышкы форма охшашлыгы белән шулай аталган булса кирәк.

Кош теле – чәй янына куела торган татар милли ризыгы. Ул  озынча камыр кисәкләрен майда кыздырып әзерләнә. Суынгач өстенә уылган шикәр комы сибелә. Әзерләү өчен кирәкле әйберләр: он, йомырка, сөт, шикәр, май тоз.

Беренче ысул. Йомырка сытып, аңа сөт яки сөт өсте, шикәр комы, кирәгенчә тоз, чәй содасы өстиләр дә, шикәр эреп беткәнче, әйбәтләп болгаталар. Аннары он салып, каты итеп камыр басалар. Камырны 1,5-2 мм калынлыгында җәяләр һәм махсус тәгәрмәч яки пычак белән 3-3,5 см киңлегендә тасмаларга теләләр, тасмаларны 4-5 см лы кыек шакмакларга кисәләр һәм кайнап торган сары майда кыздырып алалар. Суытып, шикәр оны сибәләр һәм табынга бирәләр.

Икенче ысул.  Савытка сөт, аз гына су, шикәр комы, тоз, чәй содасы салып яхшылап болгаткач, он өстәп, үзләндергәнче камыр басалар. Аны 10-15 минут каплап тоталар һәм йомшартып әвәлиләр, 2 мм калынлыкта җәеп, кош теле кисәләр.

1 кг онга: 9-10 йомырка, 100 гр сөт, 30-40 гр шикәр комы, бераз гына чәй содасы, тоз кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев