Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кичкә ни пешерергә дип баш ватасызмы?

Итле бодай боткасы рецепты тәкъдим итәбез

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы бер кишер, 1 баш суган, 500 грамм кәбестә, тавык ите яки фарш, кыздырыр өчен көнбагыш мае, тоз, борыч, 600 грамм бодай ярмасы.
Суганны вак итеп турап, кишерне угычтан чыгарып көнбагыш маенда кыздырабыз. Аннары өстенә вак итеп туралган итне салып тагын кыздырып алабыз. Ит кызган арада кәбестәне турап ит янына салабыз. Барысын бергә 10-15 минут чамасы томалап пешерәбез. Шуннан соң бодай ярмасы, тоз, борыч салабыз.  Ярма өстеннән бер-ике бармак калынлыкта су салабыз да тагын 30 минут томалап пешерәбез.
Тәмле булсын!

Наилә Нәбиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев