Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөлназдан – лечо

Уңган хуҗабикәләр кышка төрле кайнатма, салатлар әзерли башлады. Райондашыбыз Гөлназ Нәгыймовадан бик җиңел һәм тиз ясала торган лечо рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы 7 баш суган, 3 килограмм борыч, 3-4 килограмм помидор, 4 тырнак сарымсак, петрушка, яшел укроп, бер стакан көнбагыш мае, уксус, 4 аш калагы тоз, 2 стакан шикәр комы.

Әзерләү тәртибе: суганны турап, бер стакан көнбагыш маенда 10 минут чамасы кыздырабыз. Аннары өстенә туралган помидор һәм стаканның өчтән бере күләмендә уксус, тоз, шикәр комы салабыз һәм 15 минут кайнатып алабыз. Аннары өстенә 3 килограмм борыч салып тагын 15 минут кайнатабыз. Вак итеп туралган 4 тырнак сарымсак, үзегез теләгән күләмдә петрушка һәм яшел укроп салып янәдән 3 минут кайнатып алабыз. Стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач белән ябабыз. Ярты литрлы 12-13 банка лечо әзер, дигән сүз.

Тәмле булсын!

 Фото Г. Нәгыймованың шәхси архивыннан

http://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев