Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үткәннән бер мизгел

Үткәннән бер мизгел

Яңа Үрәзмәт авылының бертөркем Бөек Ватан сугышы ветераны бу фотога узган гасырның сиксәненче елларында төшкән булган. Бүген ветераннарның нибары берсе – Хәйретдин ага Мөхәммәтов кына исән-сау, ул Мөслимдә яши.

Алгы рәттә сулдан икенче – Илдар Шәйсолтанов турында кайбер мәгълүматлар. Ул – ике сугыш кичкән курку белмәс фронтовик. 1937 елның октябрендә армия хезмәтенә алына. 62нче укчы полкта минометчы булып хезмәт иткән Илдарны 1939нчы елның ноябрендә запаска җибәрәләр. Совет-фин сугышы башлангач, аны кабат кораллы көчләр сафына чакырып алалар. И. Шәйсолтанов 65нче запастагы укчы полкта минометчы була. 
Бөек Ватан сугышы башлану белән Илдар Шәйсолтанов ил азатлыгы өчен көрәшнең алгы сызыгына баса – аны 37нче укчы полкка миномет отделениесе командиры итеп куялар. Илебезнең бик күп шәһәр һәм авылларын азат итүдә фидакарьләрчә көрәшә ул. 1944нче елның 18 июлендә каты яраланып, 1306нчы госпитальгә озатыла. Госпитальдә тиф авыруы таралгач, өч ай дәвамында авыруларны да караша әле ул. Уң аягына снаряд кыйпылчыгы эләккән командирны, беренче группа инвалидлык белән демобилизацияләп, тылга озаталар. Дошманга каршы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “За боевые заслуги”, “За отвагу”, “За победу над Германией” медальләре белән бүләкләнә.
Илдар Шәйсолтанов, авылга кайткач, сатучы булып эшли, колхозда хуҗалык мөдире була, аннары төрле эшләрдә йөри. Тормыш иптәше Раузателҗинан белән 6 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X