Бүген Татарстанда һава температурасының +24 градуска кадәр күтәрелүе көтелә
Яңалыклар

Бүген Татарстанда һава температурасының +24 градуска кадәр күтәрелүе көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә

Октябрьдә, Татарстанда антициклон алып килгән аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада кабат алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Сизелерлек явым-төшем фаразланмый.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җилнең көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда 12 метрга кадәр җитәчәк (шул исәптән Казанда да).

Җылы төннән соң (+5..+10 градус) төбәктә һава температурасы көндез +19..+24 градуска (ТР башкаласында +19..+21 градуска) кадәр күтәреләчәк.

Кичә Казанда температура +22,3 градуска җитте. Нәтиҗәдә, 130 ел элек куелган температура рекорды яңартылды.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

 


Нет комментариев