Яңалыклар

Россия аэропортларында самолетка биометрия буенча утырту опциясен кертергә ниятлиләр

Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Транспорт министрлыгы илнең барлык аэропортларында самолетка биометрия буенча утырту мөмкинлеген кертергә ниятли. Транспорт министры Андрей Никитин Россия Президенты Владимир Путинга шул хакта хәбәр итте. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Очрашуда яклар транспорт комплексының төп проектларын гамәлгә ашыру, пассажирлар йөртүнең уңайлылыгын арттыру, шулай ук тармак өчен кадрлар әзерләү турында фикер алыштылар.

Биометрик идентификация хәзерге вакытта Пулково һәм Шереметьево аэропортларында эшли.

«Биометрик идентификация хәзер Пулковода һәм Шереметьевода эшли, алга таба аны барлык аэропортларда да кертәчәкбез», – диде Никитин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Нет комментариев