Безнең геройлар

Илдар Низамов: контракт буенча СВОда хезмәт итүче егет

2024 елның февралендә үз теләге белән илне сакларга алына райондашыбыз

Фото - Низамовларның шәхси архивыннан.
Фото - Низамовларның шәхси архивыннан. 

Илдар Низамов – махсус хәрби операциядә контракт нигезендә хезмәт куючы егетләрнең берсе. 2024 елның февралендә үз теләге белән илне сакларга алына райондашыбыз.

– Илдар улым 9 февраль көнне иртән юлга кузгалды. Ул көнне кара буран иде, төнлә генә туктады. Ул елны районнан контракт төзеп киткән беренче кеше булды Илдар. Улыбыз 1988нче елның 10 сентябрендә гаиләдә көтеп алган сабыебыз булып аваз салды. Шук, кыю, бернәрсәдән курыкмаучы малай кай арада үсеп җиткән?! Ул берничә тапкыр махсус хәрби операциягә китәргә талпынды һәм ниятен тәки тормышка ашырды. Карар кабул итсә, Илдар мәңге артка чигенми. “Әни, мин дә бармасам, кем саклар?! Без рәхәт яшәргә тиеш бит!” – диде. Мәктәптән соң политехник техникумда укып, 2007 елда умартачы-шофер белгечлеге алып чыкты. Аннары хезмәт юлын җирлектәге шәхси эшмәкәрләрдә дәвам итте, – дип сөйләде Илдарның әнисе Нурия апа.

Илдар кайда гына эшләсә дә, үзен тырыш, эшен зур җаваплылык белән башкаручы, авыр хәлләрдә дә дөрес карар кабул итүче, ышанычлы кеше итеп таныта. Соңыннан Илдар бригада белән төрле шәһәрләрдә кошчылык фермалары өчен җиһазлар җыюда эшли.

«Батырлык өчен» һәм «Хәрби казанышлары өчен» медальләре

Махсус хәрби операциядә 6 ай хезмәт иткәч, туган ягына кыска вакытлы ялга кайта. Илдар Низамовка икенче дәрәҗә “Батырлык өчен” һәм “Хәрби казанышлары өчен”  медальләре бирелгән. Элемтә гаскәрләре оешуга 105 ел тулу уңаеннан, хәрби әзерлек буенча югары күрсәткечләре, үрнәк хәрби дисциплина һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Илдар Донецк юнәлешендә штурмчы булып хезмәт итә.

– Илдар мотоукчылар гаскәрләрендә штурмчы булды. Соңгы мәртәбә ялга кайтканда гына штурмчы булуын әйтте. Хәбәргә чыкканда: “Әни, мин – элемтәче”, – ди иде. Шулай дип, мине тынычландыргандыр инде, җаныкаем. Бик озак югалып торганнан соң, Аллаһыма мең рәхмәт, шушы көннәрдә хәбәргә чыкты бит балам. “Әни, борчылма, мин исән-сау”, – диде. Хәбәре булмагач, җае юктыр, дип, үземне тынычандырам. Берүк, Аллаһым исән-сау күрешергә насыйп итсен! Һәр анага шушы бәхетле мизгелләрне күрергә, тоярга насыйп булсын иде! – дип тели Нурия апа.

Авылдашлары Илдарны алтын куллы, тыныч холыклы, ышанычлы егет дип бәяли.

– Илдар мактау сүзләрен яратмый, әмма эшен намус белән башкара торган егет. Вакыты җиткәч, бернинди аклану эзләмичә, Ватанны сакларга кузгалды. Анда да аның барысын да эшли һәм кирәкле җиһазларны төзәтә белүе, катлаулы вәзгыятьтә югалып калмавы тыныч тормыштагы кебек үк әһәмиятле булып чыкты. Ул иптәшләре арасындагы мөнәсәбәтләрне дә яхшыртырга булышкан, ышыклану урыннарын ныгытырга киңәш иткән, аз санлы материаллардан кирәкле һәм файдалы әйберләр җыя алган. Иптәшләре өчен ул – ышанычлы кеше. Илдар янәшәдә икән, димәк, барысы да эшләнәчәк һәм яхшы эшләнәчәк, – ди Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина.

Өйдә Илдарны әти-әнисе, сеңлесе, якыннары көтә.


Нет комментариев