Яңалыклар

Көзен яфраклар нигә саргая?

Көз җитүгә яфраклар алтынсу-кызыл төсләргә буяла. Күпләр бу күренешкә ияләнгән, әмма яфраклар саргаюның сәбәпләрен барыбыз да белми

Фото – Татар-информ 
Фото – Татар-информ.

Төп сәбәп – хлорофилл таркалу. Яфракларның яшел төсе “хлорофилл” дигән пигмент аркасында барлыкка килә. Ул фотосинтез процессы өчен җавап бирә. Җәй көне хлорофилл күп булганга, башка пигментлар күренми.

Көз көне көннәр кыскара, кояш нуры зәгыйфьләнә. Үсемлек кышка әзерләнергә вакыт җиткәнен аңлый һәм хлорофилл ясауны туктата. Яшел пигмент таркала башлагач, яфракларда электән булган башка пигментлар: каротиноидлар (сары һәм кызгылт сары) һәм антоцианнар (кызыл һәм алсу) күренә башлый.

Галимнәр, төрле территорияләрдә үскән агач токымнарын өйрәнгәннән соң, көзге яфракларның төсе туфракка да бәйле булуын ачыклаган. Мәсәлән, кызыл өрәңге начар туфракта үссә, аның яфраклары тагын да кызылрак була.

Яфракларның көзге төсе агачның генетик кодында билгеләнгән. Һәр агач токымының үзенә генә хас төс алмашыну темпы һәм кабатланмас бизәге бар.

Агачлар яфракларын саргаю белән коймый. Моның сәбәбе: каротиноидлар һәм антоцианнар бүлеп чыгару яфракларга коелмый торырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп агач яфраклардагы файдалы матдәләрне озаграк туплый һәм кышка әзерләнә.

Яфраклар тиз һәм бердәм коела икән, кыш кырыс булачак. Яфракларның агачларда озак торуы - озакка сузылган көзгә.

 


Нет комментариев