Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары туристлар слетында уңышлы чыгыш ясады!
Мәгариф

Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары туристлар слетында уңышлы чыгыш ясады!

Гомуми нәтиҗәләр буенча, 9 команда арасында Түбән Табын интернат-мәктәбе IV урынны яулады!

Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары Минзәлә шәһәрендә узган туристлар слетында катнашып, призлы урыннар яулады.

Ярышлар программасы кызыклы һәм күптөрле булды. Укучылар үз командаларын тәкъдим итте, беренче ярдәм күрсәтү, елга аша чыгу, төеннәр бәйләү, учак ягу, палатка кору һәм азимутны билгеләү буенча осталыкларын күрсәтте.

Райондашыбызларның нәтиҗәләре:

  • II урын – «Беренче ярдәм күрсәтү»;
  • III урын – «Төеннәр бәйләү»;
  • III урын – «Тукталыш»;
  • III урын – «Команданы тәкъдим итү».

Гомуми нәтиҗәләр буенча, 9 команда арасында Түбән Табын интернат-мәктәбе IV урынны яулады!

Әлеге ярышлар балаларга туристлык күнекмәләрен ныгытырга, бердәм команда булып эшләргә, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Укучыларны һәм аларны әзерләгән остазларын уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!

Фотолар – Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.


Нет комментариев