Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Халыкара олимпиада җиңүчесе һәм призерлар булдылар

Әлеге зур чарада районыбыз данын яклап 11 укучы катнашты.

17-19 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиада үтте. Агымдагы елда олимпиадада Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән, 5 чит илдән барлыгы 500 укучы һәм студент көч сынашты. 

Әлеге зур чарада районыбыз данын яклап 11 укучы катнашты. Катнашучылар татар теле һәм әдәбиятыннан булган белемнәре буенча телдән һәм язмача биремнәр үтәделәр, проектлар якладылар. 

Мөслим лицееның 9 сыйныф укучысы Зилә Әгълиева - XI Халыкара олимпиада җиңүчесе, 10 сыйныф укучысы Мәдинә Морзаханова, Мөслим гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Зәринә Мирсалихова призёрлар булдылар. Укытучылары – Чулпан Ситдыйкова, Эльвера Ситдыйкова, Зилә Авзалова.

Фото - мәгариф бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев