«Тел күрке - сүз» проекты кысаларында үзенчәлекле очрашу узды
Әлеге чара турында Мөслим телевидениесе өчен сюжет эшләнә
Кичә Яңа Усы мәдәният йортында район мәгариф идарәсенең "Тел күрке - сүз" проекты кысаларында үзенчәлекле очрашу узды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артём Пискунов һәм аның тормыш иптәше Резедә Сәләхова авыл халкы, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары белән очрашуга кайткан иде.
Кунакларны Наилә Демидова җыр белән каршы алды, Яңа Усы мәктәбе укучылары артисларның тормышы, иҗат юлы белән таныштырдылар.
Кичә укучылар һәм татар теле мөгаллимнәре өчен чын мәгънәсендә осталык дәресе рәвешендә узды: кунаклар пьеса сәхнәләштерүгә, балаларны рольгә кереп уйнарга өйрәтүгә кагылышлы киңәшләрен җиткерделәр, Артем, гитарада уйнап, үзе язган җырны башкарды, Резедә нәфис сүз үрнәге күрсәтте, берничә җыр башкарды. Артистлар, парлап, соңгы премьералары булган Илгиз Зәйниевнең “Туган-тумача” исемле спектакленнән өзек тә уйнап күрсәттеләр.
Очрашу Артемның мәктәптә уку, яшьлек еллары турындагы истәлекләргә бай булды. Артем белән Резедә мәктәп һәм авыл китапханәләренә истәлекле бүләкләр калдырдылар.
Әлеге чара турында Мөслим телевидениесе өчен сюжет эшләнә.
Сөмбел Григорьева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев