Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олимпиада призерлары

Төбәкара фән олимпиадасында Г.Тукай исемендәге Мөсдим урта мәктәбе укучылары катнашты

Әлмәт дәүләт нефть институты гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен төбәкара фән олимпиадасы үткәрде. Олимпиада 6 дисциплина буенча 2 турда узды. Әлеге олимпиадада 500 гә якын укучы катнашты.

Физика, математика һәм тарих фәннәре буенча финал турында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары призлы урыннар яуладылар. Менә ул җиңүчеләр:

Айгөл Светлякова  -7 нче сыйныф укучысы,
Динә Баһауова - 8 нче сыйныф укучысы,
Фәрит Шәяхмәтов - 11 нче сыйныф укучысы (физика),
Илназ Морзаханов - 10 нчы сыйныф укучысы (математика),
Альбина Насыйфуллина - 10 нчы сыйныф укучысы (тарих).

Призерларны әзерләгән укытучылар: Лилия Минниярова, Эльмира Хаҗиева, Йолдыз Әсәдуллина.

Фото - Г.Тукай  Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев