Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мөслим лицеенда «Ачык ишекләр» көне

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру алдыннан укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашу оештырылды.

Мөслим лицеенда урнашкан  имтихан бирү пунктында мәгариф идарәсе чыгарылыш сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен “Ачык ишекләр" көне оештырды.  11 сыйныф укучылары  уку елы дәвамында сынап карау имтиханнарын инде бернчә тапкыр уздылар. Ә әти-әниләр бу процедураны балаларның сөйләүләреннән генә күз алдына китерәләр иде. Ниһаять, балалар уза торган юлны аларга да үтәргә мөмкинлек тудырылды. Металл эзләү җайланмасы аша узып, имтихан бирәсе аудиториягә кереп, билгеле бер урынга утырып, ике видеокүзәтү җайланмасы астында оештыручылар укучыларга аңлаткан мәгълүматны үз күзләре белән күреп, ишетеп тордылар.  Әти-әниләр һәм укучылар оештыручыларга кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев