Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Милләтнең киләчәге – балаларда

“Мизгел” яшьләр үзәгендә “Мин – милләтемнең киләчәге, горурлыгы” конкурсының район туры узды. Чарада башлангыч сыйныфларда белем алучы һәм балалар бакчаларына йөрүче 16 бала катнашты

Һәр бала бәйгедә үз милләтенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тәкъдим итте.

– Сөйләмне, мәдәни кыйммәтләрне, милли үзаңны үстерү максатында игълан ителгән конкурста барысы 35 бала катнашты. Балалар кызыклы презентацияләр ярдәмендә үз милләтләренең тарихы, гореф-гадәтләре, традицион костюмнары, милли ризыклары турында сөйләделәр, – ди район мәгариф идарәсе методисты Лилия Басыйрова.

Моннан тыш, балалар осталыкларын да күрсәтте: оригами ясадылар, милли ризык әзерләделәр. Мәктәп укучылары арасында “Мин – милләтемнең киләчәге, горурлыгы” бәйгесенең җиңүчеләре Мөслим лицееның 2 сыйныф укучысы Сәидә Шәмсиева һәм 1 сыйныф укучысы Кәрим Нәбиев булды.

– Безнең гаилә – күпмилләтле. Телләребез, диннәребез төрле булса да, безне уртак максатлар берләштерә. “Бабакаем”, “әбием” дип өзелеп торучы оныкларыбыз бар, алар туган телләрендә аралаша. Безне шундый бәйгеләрдә катнаштырган өчен рәхмәт! Мондый конкурслар бик кирәк. Бала курыкмыйча үз фикерен белдерә, гореф-гадәтләрне барлый, башка милләтләрнең традицияләре белән таныша, аларны өйрәнә, – диде Кәрим Нәбиевнең бабасы Мизхәт Нәбиев.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Иске Карамалы авылының “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Мәликә Ханнанова, Мөслимнең “Кояшкай” балалар бакчасыннан Кәрим Сабирҗанов җиңүче булдылар. Калган балалар да төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дип табылды.

Бәйгенең төп максаты – төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен тәэмин итү. Әлеге бәйгегә бер айдан артык әзерлек барган, шул вакыт аралыгында катнашучылар үзара дуслашып өлгергән.

– Конкурсның сайлап алу турында районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре катнашты. Төрле милләттән булган 5-7 яшьлек балалар туган телләрен, милли мәдәниятне белүләрен, артистлык сәләтләрен күрсәтте. Конкурсның сайлап алу турында жюри катнашучыларны видеоязмалардагы иҗади номерлардан чыгып бәяләде. Без балаларны дөрес, гадел бәяләргә, аларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска тырыштык. Балалар әти-әниләре, тәрбиячеләре белән бергә тырышып әзерләнгән, матур милли костюмнар тектереп, үз туган телләрендә чыгыш ясады, үз милләтенең мәдәни байлыгын, мирасын, кыйммәтен күрсәтте. Зәвыклы, күз явын алырлык милли киемнәр чыгышларга үзгә матурлык өстәде, – ди мәгариф идарәсе методисты Эльмира Харитонова.

Лилия Шәймиева репортажы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев