Яр Чаллы шәһәрендә семинарда катнаштылар
Яр Чаллы шәһәрендә электрон белем бирү системасы эшчәнлеге буенча семинар узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең 59 номерлы «Адымнар-Чаллы " полилингваль гимназиясе базасында семинар үткәрелде. Семинар эшчәнлегендә район мәктәпләренең электрон белем бирү системасы өчен җаваплы хезмәткәрләр дә катнашты. Оештыручылар 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертеләчәк «ТР Электрон мәгариф» Дәүләт информацион системасының яңартылган версиясен кертү мәсьәләләре буенча яңалыклар белән таныштырдылар.
Фото - мәгариф идарәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев