Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чыгарылыш сыйныф укучылары акциядә катнашты

Мөслим лицее базасында «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлашыйк!» исемендәге акция үтте.

23 декабрьдә 9, 11 сыйныф укучылары "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлашыйк!» исемендәге акцияда катнаштылар. Акциянең максаты - укучыларны әзерләүнең сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу,  акциядә катнашучылар җибәргән типик хаталарны анализлау.
Әзерлек этабында математика укытучыларының район методик берләшмәсендә 2023 елда фән буенча имтихан эшләрен башкарганда типик хаталарга анализ ясалды, шулай ук 2024 елгы контроль үлчәү материалларының үзенчәлекләре каралды.
Акциянең төп этабы Мөслим лицеенда үткәрелде. Чара барышында чыгарылыш сыйныф укучылары, катнашучылар роленнән тыш, аудиториядә һәм аудиториядән тыш оештыручылар, җәмәгать күзәтүчеләре ролен дә үтәделәр. Тикшерү уздырганнан соң, имтиханда катнашучылар белән типик хаталарны анализлау үткәрелде.

Фото - мәгариф идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев