30 сентябрь — Берләшү көне: Мөслим лицеенда «Герой партасы»
Тантанада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина да катнашты
30 сентябрь — Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көне
Әлеге истәлекле дата уңаеннан Мөслим лицеенда Бөтенроссия «Герой партасы» мәгариф проекты кысаларында тантаналы чара узды. Тантанада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина да катнашты.
- «Герой партасы» — укучы өстәле булып, анда геройның фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме язылган. Лицеебыздагы парта Мөслим лицеен тәмамлаган, махсус хәрби операциядә катнашучы, батырлыгы һәм кыюлыгы сугыш кырында берничә тапкыр расланган Зәйнетдинов Рүзәл Ринат улы исемен йөртә, - дип язалар Мөслим лицееннан.
Аның бүләкләре арасында:
- IV дәрәҗә Георгий тәресе
- II дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале
- «Сугыштагы аерым хезмәтләре өчен» медале
- II дәрәҗә «Батырлык» медале
- «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале
Рүзәл Зәйнетдинов укучыларга үзенең тормыш юлы, махсус хәрби операция зонасында очрашырга туры килгән авырлыклар турында сөйләгән, булачак Ватан сакчыларына үзенең теләк-киңәшләрен җиткергән.
«Герой парта»сына беренче булып утыру хокукы уку алдынгыларына һәм актив тормыш позициясе күрсәткән иң яхшы укучыларга бирелгән. Алар — Мөслим лицееның президенты, уку отличнигы, 10 «А» сыйныфы укучысы Нурислам Мотыйгуллин һәм хәрби-патриотик юнәлеш лидеры, «Юнармия» отряды командиры Камил Фәһимов.
Фотолар - Мөслим лицееннан.
Нет комментариев