Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Торыш кызы

Миләүшә Миңнегалиева – Торыш авылы кызы. Өч балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз салган кыз беренче сыйныфка укырга барганда ук ”Мин ак халат киячәкмен!” дип уйлый.

Гомер буе колхозда эшләгән әти-әнисе кызларының медицина белән бәйле һөнәрне сайлавына риза-канәгать була.

–  Урта мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә медицина училищесына укырга кердем. Аннан соң юллама буенча район үзәк хастаханәсенең неврология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башладым. Соңрак мине Ольгино авылы фельдшер-акушерлык пунктына билгеләделәр. Аннан хезмәтемне район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәвам иттем, – ди Миләүшә.

Бүген ул район поликлиникасында диспансеризация кабинеты шәфкать туташы булып эшли.

– Авылыбыз фельдшеры Роза апа минем өчен үрнәк кеше, русчалатып әйткәндә, кумирым булды. Хәтерлим әле, медпунктка баргач, аннан килгән дару исен яратып исни идем, – ди искә ала Миләүшә.

Тырыш хезмәте өчен райондашыбыз район башлыгы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

 

Фото М.Миннегалиеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев