Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Таныш булыйк!

Резеда Ганиева – Азнакай кызы. Казан фармацевтика училищесының лаборатория бүлеген тәмамлап, юллама белән Мөслим лабораториясенә эшкә кайта ул. Бүген Резеда – лабораториянең өлкән лаборанты.

– Мөслимдә мин булачак тормыш иптәшем Ринат белән таныштым. Ул анализлар бирергә килгән иде. Ә һөнәр сайлавыма әтием сәбәпче булгандыр: ул медицина өлкәсендә эшләвемне теләде. Лабораториядә яңа дөнья кебек: анализлар төрле. Сәламәтлекне яхшыртуга өлешебез керә икән, моңа чиксез куанабыз, – ди Резеда апа. 
Лаборатория – поликлиниканың биологик сыеклыклар белән эш итүче бүлеге. Биредә бөтен кеше дә эшли алмый. Яшьләр дә эшкә киләм дип атлыгып тормый.
– Эш көне төрлечә уза. Эшне тәмамлау өчен тоткарланырга да, төшке аш турында да онытып торырга туры килә. Көн саен меңләгән пробиркадагы анализларны энә күзеннән үткәреп, дөрес мәгълүмат бирү таләп ителә. Безнең эштә ялгышларга урын булырга тиеш түгел, – ди Резеда Ганиева. – Кайвакыт танышлар: “Анализлар ничек микән?” – дип сорый. Диагнозны анализларга таянып кына билгеләп булмый, – ди өлкән лаборант. 
Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу. 31 ел дәвамында лабораториядә намуслы хезмәт куя райондашыбыз. Тырыш хезмәте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгының Мактау грамоталары белән бәяләнгән.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев