Чыпчыклар да исәптә
Табигать һәм без

Чыпчыклар да исәптә

8-16 август көннәрендә республикада йорт һәм кыр чыпчыкларын санауга юнәлтелгән акция узды.

– Быел да битараф булмаган гражданнар, табигать сөючеләр, орнитологлар Россия күләмендә чыпчыклар исәбен алуда катнашты. Җәйге мониторинг кышкысыннан аерыла. Кошлар тыгыз булып бер куакта утырмыйлар, таралалар, шуңа аларны санау җиңел түгел. Августка кошлар икешәр оя бала чыгарырга өлгерә һәм бөтен гаиләләре белән очып йөри. Чыпчыклар гаиләсе зурайгач, аларны очрату мөмкинлеге берничә тапкыр арта. Җәйге чорда аберрант төсле затларны һәм гибридларны эзләүгә аерым игътибар бирдек. Моннан тыш кыр чыпчыкларының оя кору өчен ни дәрәҗәдә ерак очуларын да карадык, – ди баш аучы Владимир Муринов.

Мондый исәпкә алулар тирә-юньнең экологик торышын бәяләү өчен бик мөһим. Күп илләрдә, бигрәк тә Европада, чыпчыклар санының зур тизлек белән кимүе күзәтелә, аның сәбәпләре әлегә кадәр ачык түгел. Чыпчыклар санауда катнашучылар шәхси статистикасы булган исемле электрон сертификатлар алган.

Акция барышында Мөслимдә 356 чыпчык исәпкә алынган. 

– Татарстанда чыпчыкларны санау буенча кышкы акциядә 401 кеше катнашкан иде. Алар ярдәмендә 6948 чыпчык теркәлде. Бөгелмә, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Казан, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Тәтеш районнарында яшәүчеләр аеруча актив булып чыкты, – дип хәбәр итте Владимир Муринов.

Фото: Татар-информ

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев