Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Язмыштан узмыш юк икән

Әни булу бәхетен татырга язмады аңа. Яшьлектәге хаталар кара шәүлә булып ятачагын белсәме?..

Мәктәптә укыганда, авырга калып, аборт ясатуы дүртенче дистәне ваклаганда да үзе турында һаман искәртеп тора. Үткәнне кайтарып булса, көмәнен төшертмәс өчен әллә ниләр бирер иде. Тик Гөлинә: “Җитешермен әле тормыш арбасына җигелергә. Бала алып кайтсаң, тормыш шуларны көйләүгә кайтып калачак”, – дип фикер йөртте. 

Асылда әнисенең сүзләре иде бу. Ике бала үстерүне геройлыкка тиңләгән Гөлсылу апа Гөлинәгә дә бала чүпрәкләренә батмаска киңәш итте. “Ир бетми ул. Менә мин сезне үстереп нәрсә күргән?! Кайда ял иткәнем бар?!” кебек “акыллы” сүзләр белән кызын игәүләде.

Үкенә Гөлинә. Тик ялгышларны төзәтергә соңлады шул инде. Тормыш иптәше соңгы чемоданын алып чыгып киткәч, әй, елады да соң!.. 12 ел бергә яшәү дәверендә бала сөясе килүе турында бер генә мәртәбә сүз кузгатмады шул Илшат. Гөлинәнең тикшерелмәгән хастаханәсе, күренмәгән табибы калмады. Хәтта им-томчыларга, күрәзәлек итүчеләргә, багучыларга да барды. Файдасы гына булмады. Берара Илшат: “Тәрбиягә бала алыйк. Бала сөясем, үчти-үчти итеп уйныйсым килә!” – дип тә карады. Гөлинә чит баланы якын итә алмаячагы турында өздереп әйткәч, Илшат яңадан бу хакта сүз кузгатмады. Тик ике арадан кара мәче йөгереп үткәндәй тоелды. Илшатның өйгә соңарып кайтулары ешайды, телефонын качырып смс-хәбәрләр язу, бәдрәфкә кереп шалтыратулар ешайды. Гөлинә аңлады: Илшатның кемедер бар! Гомер буе бер-берсен кадерләп яшәгән ир белән хатын арасын баласызлык шулай җимерә ала микәнни?! 

Бер көнне Илшат үзенең башка хатын янына күченүен, аның авырлы булуын әйтте. 

– Начар яшәмәдек, Илшат. Мин сине яратам. Һәркем ялгыша, тик ялгышларны вакытында төзәтә белергә кирәк. Балаң әтисез үсәргә тиеш түгел. Яңадан килеп йөрмә. Гафу итәсем килсә дә, вөҗданым кушмас. Бәхетле бул! Тик соңгы төнебезне бергә үткәрик, – диде Гөлинә.

Гөлинәнең кайнар кочагында таң алдыннан гына йоклап китте Илшат. Әйтерсең, ике арада бернәрсә дә булмаган! Тик чынбарлык ирне бик тиз ушына китерде. Телефоны бертуктамый шалтырый. Чыбыкның икенче ягында Айгөлнең: “Сөйләштеңме? Ни диде әбиең?” – дигән зәһәр тавышы яңгырады. 

Лилия Шәймиева

Фото - Татар-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев