Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Бәхет – пыяла: тиз уала

Хатынының чуар үткәне турында белгән ир күңелендә шик туды.

Рәмиләдә уку кайгысы булмады. Бик дәртле иде ул, егетләрне дә пирчәткә урынына алыштырды. Мәктәпне көчкә тәмамлаган кызны әнисе таныш-белеше аша техникумга укырга кертте. 

Технолог вазыйфаларын башкаручы Дәлия Галимовна Рәмиләнең маҗаралы яшьлегеннән хәбәрдар иде.

– Ләйсинә апа, Рәмиләне сезнең хакка гына укырга алабыз. Безгә дә җилбәзәк егет-кызлар кирәк түгел! Уку йортының данын чыгарасыбыз килми. Зинһар, Рәмиләгә яхшылап аңлатыгыз. Укырлык булса гына килсен! – диде ул кызның әнисенә.

Ләйсинә апа бердәнбер кызы өчен калкан булып яшәде. Күккә йолдыз итеп элеп куярдай булып үстерде бит ул Рәмиләне! Бәгырь җимеше кайчан ялгыш юлга кереп китте соң? Нигә болай булды? Уйлый башласаң...

Рәсимгә яратып чыкты Ләйсинә. Мәхәббәт җимешләре булып Рәмилә дөньяга аваз салды. Тик бәхетләре генә озын гомерле булмады. Беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган, җир җимертеп эшләгән ире 35 яшендә йөрәк белән китеп барды. Хәләле кочагында йокыга киткән Ләйсинә иртән Рәсимнең салкын кулларын, суынып өлгермәгән тәнен кочаклап, үкси-үкси елады. 8 яшьлек Рәмилә: “Әтиииии!” – дип кычкырып, елый башлады.
– Әти безне нигә ташлады, әни? Ул бүтән кайтмаячакмы?

Шушы сорау белән иртән күзләрен ача, кичен йокыга китә иде кызы. Ләйсинә апа, Рәмилә бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсен дип, шәһәрдән товар алып кайтып сата башлады. “Алыпсатар Ләйсинә” дип исем куштылар үзенә. Сыйфатлы, затлы товар артыннан килгән җитәкче хатыннары аларның ишеген аз шакымады. Танышлар, кирәкле кешеләр шулай барлыкка килде... 

Пешекче-кондитер һөнәрен үзләштергән кыз сайлаган һөнәре буенча эш таба алмады. Кая гына бармасын, стаж сорыйлар. Шулай да бәхет елмайды үзенә. Рәмиләне жәлләп, башкорт егете аны үз кафесына эшкә алды. Камыр басып токмач та кисә белмәгән “аш-су остасы”н кафе хуҗасы табак-савыт юучы вазыйфасына күчерде. Шактый савытны ватып, чатнатып бетергәч, хуҗа кызны эштән җибәрергә булды. Рәмилә аптырап калмады: акчаны башка ысул белән эшли башлады. Кызының түбәнлеккә төшүе турында ишеткән Ләйсинә апа 50 яше дә тулмаган килеш салкын җир куенына кереп ятты.

Рәмилә әнисенең үлеменә артык борчылмады да кебек. Әти назы җитмәгән кыз яратуны башка ир-атлардан алды. Үз-үзенә җирәнгеч булып тоелган вакытлары да булды. Тик иркен тормышта яшәү теләге барысыннан да көчлерәк иде. Бервакыт ул чын-чынлап гашыйк булды. Вәсим дә Рәмиләгә карата ярату хисен кичерә иде. Үткәненә калын нокта куеп, барысын шаккатырып, Рәмилә Вәсимгә кияүгә чыкты. Ире Рәмиләнең үткәнен яхшы белсә дә, хата-ялгышларын ялгышып та искә алмады, күңел яраларына кагылмады. Гаилә тормышын ямьләргә балалары гына булмады. Никахка кадәр өч мәртәбә бала төшерткән Рәмиләгә Ходай әни булу бәхетен бирмәде. Бергә яшәүләренә биш ел тулганда тормыш чәлпәрәмә килде...

Фото – “Татар–информ” архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев