Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара салым программасы – гамәлдә

Авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына күп эшләр башкарыла.

Олы Чакмак авылындагы Гагарин урамында 600 метр юлга гравий җәелде. Бу эшне “Мост” җәмгыяте егетләре башкарды. Шәхси эшмәкәр Рәсим Шириев егетләре Олы Чакмак мәктәбенең спорт залы тәрәзәләрен һәм тышкы ишеген яңага алыштырды. “Узган елдан башлап, авылдагы ташландык ихаталарга һәм тыкрыкларга койма тоту өчен профнастил кайтартабыз, Сабантуй мәйданының утыру урыннарына түбә ясау өчен дә профнастил кайтарттык”, – ди Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев