Рәфис Кәлимуллин концерты: космонавт костюмы, күчтәнәчкә тавык һәм чәчәксез калган хатын
«Уникс» концертлар залында Рәфис Кәлимуллинның сольный концерты булды. «Интертат» хәбәрчесе чарадан репортаж тәкъдим итә
Ниһаять, татар эстрадасы җырчыларының гастрольләре дә башланып китте. Күп артистлар катнаша торган «солянка» һәм аерым бер җырчы иҗатына гына багышланган кичәне карау бөтенләй төрлечә инде. Икенчесе авыррак... Ике-өч сәгать буе бер артистка гына карап, аның популяр һәм андый ук булмаган җырларын тыңлап, тупас мәзәкләреннән дә (әгәр алар булса) көлеп утыру өчен, җырчының галәмәт «фанат»ы булырга кирәк. Рәфис Кәлимуллинның андый «фанат»лары шактый булып чыкты. «Уникс» залы тулып бетмәсә дә, олысы-кечесе Нурлат «энерджайзер»ын тыңларга килгән иде.
Мондый чараларда шактый күп йөргән кеше буларак, шуны әйтәм, концертны иң популяр җырлар тезмәсеннән башлаганнарын беренче күрүем булды. Бу үзенә күрә «спойлер» булды. Бу попурри вакытында сәхнә куелышына, бик динамикалы утларга, яшь, харизмалы музыкантларга да игътибар иттем, әмма алар 40 яшен узган Рәфис абый фонында берни түгел, уздыра алмадылар. Бәлки, Нурлат мишәрләре барысы да шундый «ут» булгангадыр ул, ә?!
Нет комментариев