Сентябрьдә мошенниклар Татарстан халкының ярты миллиард сумнан артык акчасын урлаган
Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Рәдис Йосыпов сөйләде
«Сентябрьдә мошенниклар Татарстан халкының 533 миллион сум акчасын урлаган. Агымдагы елның тугыз аенда барлыгы 3 миллиард 776 миллион сум акча урланган. 2 989 IT-җинаять буенча җинаять эшләре тикшерелгән һәм судка җибәрелгән, шуларның 271е дропперларга карата кузгатылган», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.
Ул билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда акча урлау очраклары кимүгә дә карамастан, зыянның күләме әллә ни азаймаган.
«Бу мошенниклар үз корбаннарыннан зур суммада акча урлавын дәвам итүе турында сөйли», – дип өстәде Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.
Нет комментариев