“Яшьлек” – икенче
Бу – “Яшьлек” командасының өченче ел рәттән призлы урын алуы.
Әлмәт шәһәрендә хоккей буенча хәлиткеч турнир узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгышында массакүләм хоккей буенча узган төп һәм иң дәрәҗәле ярышларның җиңүчесе билгеләнде. “Татнефть” кубогына үткән ярышта яшәү урыны буенча төзелгән яшүсмерләр клублары катнашты. Мөслимнең “Яшьлек” командасы икенче урынны яулады. Бу – “Яшьлек” командасының өченче ел рәттән призлы урын алуы. Раил Имамиев бәйгенең иң яхшы һөҗүмчесе дип табылды. Тренерлары – Илгиз Софеев, Раил Шакирьянов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев