Ясалма калкулык кирәк
– Безнең авылның табигате матур булгач, Ык буена төшүчеләр күп. Авыл буйлап зур тизлектә тыз-быз машиналар чаба, кайчакта тизлекләрен дә киметмиләр. Җәйгә балалар күп кайтты, оныклар көне буе урамда уйный. Балалар иминлеге өчен борчылабыз. Машиналар әкренрәк йөрсен өчен юл билгеләре урнаштырып, ясалма калкулык – “лежачий полицейский” ясап буламы? Фәрхәт Минһаҗетдинов. Тамьян.
Әлеге сорауга районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов җавап бирә:
– Авыл эче өчен җирле үзидарә җавап бирә. Бу мәсьәләгә авыл җирлеге советы чишелеш табарга, юл билгеләре кую турында карар чыгарырга тиеш. Шуны да истә тотарга кирәк: ясалма калкулыклар булган җирдә караңгы вакытта ут яндыру таләбе дә бар. Авылларның күбесендә хәзер яктырткычлар урнаштырылган, шуңа күрә проблема булмас, дип уйлыйм, – ди Айнур Хәйретдинов.
ДАИ җитәкчесенең җавабына таянып, Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов белән элемтәгә кердек.
– Аңа бит акча күп кирәк, безнең бюджетта моның өчен акча каралмаган. Торак пунктларда максималь тизлек – сәгатенә 40 километр. Машина йөртүчеләр моны онытмасын иде. Полиция рейд ясап, кагыйдә бозучыларны җаваплылыкка тартса да, әйбәт булачак.
Халыктан кергән тәкъдимнәрне тормышка ашыру өчен үзара салым акчасын тотабыз. Киләсе җыенда бу мәсьәлә күтәрелә һәм авыл халкы аны хуплый икән, ясалма калкулыклар ясауны киләсе елга планга кертә алабыз, – диде авыл җирлеге башлыгы.
Кыскасы, сорау бар – чишелеш юк. Соңгы вакытта районда юл-транспорт һәлакәтләре күп булды. Тамьянда да берәр фаҗига булмасын дип, Аллаһтан сорыйсы гына кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев