Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкә гөрләп узды. Фоторепортаж

Ярминкәдә “Туган як”, “Август – Мөслим”. “Намус” агрофирмалары ашлык, ит-бал белән сату иттеләр.

Шимбә көнне, Банк урамында урнашкан мәйданда ярминкә узды. Бу юлы ярминкә 1 октябрьдән башланачак  Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан үткәрелде. Ярминкәдә “Туган як”, “Август – Мөслим”. “Намус” агрофирмалары ашлык, ит-бал белән сату иттеләр. Крестьян – фермер хуҗалыклары, “Фаиза” җитештерү кооперативы  сатып алучыларга терлек һәм кош ите, төрле сөт ризыклары тәкъдим иттеләр. Шулай ук, 17 мәктәп үзләрендә үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимеш, кул эшләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе саттылар. Һәр мәктәп диярлек кайнар коймак һәм чәй белән ярминкәгә килүчеләрне кунак иттеләр. Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев һәм иҗтимагый совет вәкилләре ярминкә мәйданын карадылар, ярминкәнең оештырылуына һәм бай булуына югары бәя бирделәр. Районыбыз үзешчәннәре белән бергә якташыбыз, ТР атказанган артисты Рөстәм Гыйлфанов та бәйрәм уңаеннан дәртле җырларын бүләк иттеләр.

Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев