Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Үзәк балалар китапханәсе «Урман иле» лагеренда «Журнал живописе» осталык дәресе үткәрде

Алар балаларны заманча сәнгатьнең бер төре — журнал һәм газета кисәкләреннән коллаж ясау сәнгате белән таныштырдылар

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Урман иле» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен «Журнал живописе» дип аталган осталык дәресе үткәрделәр.

Алар балаларны заманча сәнгатьнең бер төре — журнал һәм газета кисәкләреннән коллаж ясау сәнгате белән таныштырдылар. Әлеге материал белән эшләү тәртибен аңлатып, рәсемне кәгазь битендә дөрес итеп урнаштыру серләре белән уртаклашканнан соң, мастер-класста катнашучылар иҗади эшкә керештеләр.

Ерактан караганда, бу рәсемнәр импрессионизм стилендәге гадәти сәнгать әсәрләре кебек күренә. Әмма якынрак килеп карагач, аларның журнал һәм газета битләреннән кисеп алынган вак кисәкләрдән төзелүенә сокланмый мөмкин түгел.

Гөлназ Җәлилова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев