Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уттан калмый...

Шуганка авылында янгын чыккан

4 август көнне Шуганка авылының Яшьләр урамындагы шәхси йортта иртәнге сәгать 9да янгын чыга. Электр чыбыгындагы кыска ялганыш сәбәпле йортның 88 кв. м мәйданы янып бетә. “Өй иминиятләштерелгән булмаган. Биредә әби белән бабай гына гомер кичергән. Йорт эчендәге 1939 елгы хатын-кызны армия хезмәтеннән алдагы көндә кайтып төшкән Марсель Бәдретдинов ут эченнән алып чыккан. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Ел башыннан бу 13нче янгын очрагы”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Вилья Тайбактин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев