Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урамнар безгә үпкәләмәсен!

Мөслим урамнарында төзелеш, ремонт эшләре быел да дәвам итә. Бу көннәрдә Октябрь, Шашин, 1 Май урамнарында юлларны реконструкцияләү, бордюр кую, яшел зона өчен җир әзерләү эшләре бара.

“Мост” җәмгыяте юлчылары һава торышы уңай килгәндә эшләрне бер атнадан төгәлләргә планлаштыралар. 
– Бордюрларны Яр Чаллы шәһәрендәге заводтан кышын ук алып кайтып куйган идек. Бетонны үзебезнең заводта әзерлибез. Юл читләрен бордюрлау урамнарга үзгә бер матурлык бирә, – ди “Мост” җәмгыяте җитәкчесе Фиргать Галимов. 
Бу урамнарда эш төгәлләнгәч, оешма эшчеләре Пушкин һәм Тукай урамнарына күчәчәк. 
Булганны кадерләп, ремонт кергән урамнарны саклап тотарга иде дә бит! Күпләр моны аңларга теләми. Кооператив урамында соңгы ике елда башкарылган ремонт эшләрен барыбыз да беләбез. 2018 елда муниципаль юл фонды хисабына 9,3 млн сумлык ремонт эшләре башкарылган булса, узган ел республика программасы кысаларында бер километрга якын озынлыктагы юлга 15 млн сумлык асфальт түшәлде. Урамның буеннан-буена ике яктан да тротуар ясалды, ихаталарга керү өлешләре эшләнде. Асфальт җәю өчен җирле бюджеттан да акча бүленде. Яшел зона ясалып, җирле бюджет хисабына яктырткычлар да куелды. Декоратив куаклар һәм агачлар утыртылды. Күләмле эшләр башкарылды. 
– Кооператив урамында яшәүчеләр чисталык мәсьәләсенә аеруча игътибар бирсен иде. Капка төпләрендә өелеп яткан чүп өемнәре урамны бер дә бизәми. Кеше хезмәтен кадерлик, чисталыкны саклый белик, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов. 
Планга кертелмәсә дә, ремонт барышында шәхси йортларның капка төбенә кадәр асфальт яисә брусчатка җәелде. Төзекләндерелгән капка алларын чиста тотарга өйрәнсен иде халык! 
– Капка төбендәге чүпне иелеп алырга да иренеп тора кайберәүләр. Трактор балчык салып үткәннән соң, ул балчыкны тырма белән тигезләргә, чүпләрен себереп куярга була бит! Чисталыкны бергәләп саклыйк! – ди Кооператив урамында яшәүче Азат Гыйльфанов. 
Узган җәйдә төзекләндерелгән Бакча урамында да эшләр дәвам итә. Капка төпләренә комлы балчык җәелә. Бу урамда яшәүчеләр дә капка-ихата алларын чиста тотсын иде! Җиренә җиткереп башкарылган эшләрне кадерләргә дә өйрәник. Урамнар безгә үпкәләмәсен!

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев