Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза: "Күңел сандыкларын барладык"

Һәр елны февраль-март айларында район мәдәният йортында аеруча җанлану күзәтелә. Сәбәбен күпләр яхшы белә: сәхнәдә – үзебезнекеләр! Авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Авылым хатирәләре – күңелем сандыгында” исеме астында уздырылучы быелгы конкурс та искәрмә булмады.

Авылларның барлыкка килү тарихын, элек-электән килгән бәйрәм-йолаларын чагылдырган, берсеннән-берсе әзерлекле, бай программалы концертлары белән 18 авыл җирлеге дә тамашачы алдында унышлы имтихан тотты. Концертлар тулы залларда узды, һәр чыгыш җылы алкышларга күмелде. Әйтерсең, сәхнәдә гади авыл кешеләре түгел, ә профессиональ артистлар! 
Үзешчәннәр елдан-ел үсештә: урта буын һәм яшьләр белән беррәттән инде җиденче дистәне ваклаган абый-апаларыбыз да сәхнә тота. Ирексездән күңелдә сорау туа: “Бу яшькә җитеп тә шулай җиңел биеп була микән? Моң чишмәләре саекмый микән?” Җавап эзләп баш ватасы юк. Халкыбызның кабатланмас җыр-моңнарын, әби-бабаларыбызның рухи җәүһәрләрен яшь буынга җиткерә бит алар. Яшьлек чоры җырларын, биюләрен кабат сәхнәгә кайтару, халыкка хезмәт итү дә яшәртә аларны. Кичке уеннарның күрке булган тальян, баянга кушылып җырланган ретро җырлар, Әмәкәй базары, Мәллә җыены, килен төшерү, кич утыру, йон тетү күренешләре, Сөмбелә, юкә мунчала бәйрәмнәре авылларыбызның хәзер музейларда гына сакланучы истәлекләрен меңләгән тамашачы күңелендә кабаттан яңартты. 
Әлеге конкурс, һичшиксез, үзешчәннәрнең олысын да, кечесен дә берләштерә, яңа талантлар ачарга мөмкинлек бирә. Көне буе эштә булып, аннан кайтып гаиләңә хезмәт куйганнан соң, мәдәният учагына репетицияләргә чыгып китү бәйрәм булмагандыр. Үзешчәннәргә һәм аларны туплаган җирлек җитәкчеләренә хөрмәтебез зур. 
Төрле халыкларның 70тән артык милли биюе, “Фольклор”, “Гаилә”, “Вокаль” номинацияләрендә чыгыш ясаган 65 ансамбль, 15 йола-күренеш һәм күңелнең иң түренә кереп урнашкан 300дән артык җыр! Әнә шуның кадәр рухи азык тәкъдим итте авыл үзешчәннәре. 
Таякның авыр башы, билгеле, конкурсның жюри әгъзаларына төшә. Шәһәр тамашачысын да шаккатырырлык чыгышларның барысын да йомгаклау концертына ничек сыйдырырга? Быел, узган ел гала-концертта катнашкан үзешчәннәргә бераз ял биреп, тамашачыга яңа талантларны тәкъдим итәргә дигән фикергә килдек. Үпкә белдерүчеләр, “башка мине чакырмагыз”, “килмим-катнашмыйм” диючеләр дә булды. Безнең өчен һәр үзешчәнебез кадерле. Булган талантыгызны яшермичә, яшәгән җирлегегезнең данын яклап, райондашларыбызны күркәм чыгышларыгыз белән әле тагын-тагын сөендерергә язсын! Тагын бер кат шуны әйтәсе килә: үзешчәннәрнең быелгы чыгышларын теләсә кайсы шәһәр сәхнәсендә күрсәтерлек. 
Инде нәтиҗәләр хакында берничә сүз. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узган йомгаклау концертында конкурста уңышлы чыгыш ясаган Тойгелде, Олы Чакмак, Иске Карамалы, Октябрь һәм Түбән Табын җирлекләре мәдәният бүлегенең дипломына һәм 10ар мең сумлык сертификатка ия булды. Өченче урында – Әмәкәй, икенчедә – Михайловка авыл җирлеге үзешчәннәре. Беренчелекне быел да мәлләтамаклылар яулады. Җиңүчеләргә мәдәният бүлегенең дипломнары һәм 20, 25, 30 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. 
Гала-концертка килгән тамашачылар: “Бу концертны тагын бер карар идек,” – дип таралышты. Әйе, яраталар талантлы райондашларыбызны. Туй үпкәсез булмас, әлбәттә, кемдер җиңү яулаган икән – бу тырыш хезмәт җимеше. Күңелләрдәге сәнгать ялкынын сүндерми, туган җиребезнең рухи һәм әхлакый яктан матур бүгенгесе һәм киләчәге өчен алга таба да бергә һәм бердәм булып хезмәт итәргә язсын! 

Эльвира Гәрәева, 
район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе. 

Рамил Фәхразиев 
фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев