Тырыш егет, кыю солдат
Күбәк авылы егете Илнар Шәйхелмәрданов Әлмәт нефть институтын тәмамлый
Электроэнергетика һәм электротехника буенча белем алган якташыбыз бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә. Укуда алдынгы булган кебек Илнар хәрби хезмәттә дә уңышларга ирешә. Бу хакта аның әти-әнисенә адресланган хат та сөйли. Аңа РФ милли гвардия гаскәрләренең Ф.Э.Дзержинский исемендәге оператив билгеләнештәге Жуков, Ленин һәм Октябрь Революциясе орденлы Кызыл байраклы аерым дивизиясе командиры Н.А.Кузнецов кул куйган. Мәскәү янындагы хәрби частьтән килгән Рәхмәт хатында мондый юллар бар: “Хөрмәтле Гөлнур Расыйх кызы һәм Илфар Зинир улы! Сезнең улыгыз Илнар Шәйхелмәрданов хәрби бурычын үрнәк башкаруы белән аерылып тора. Ул хәрби эшнең чын остасына әверелде, техника һәм корал белән эш итә белә. Тәртипле, куйган максатына ирешә. Бурычын үтәгәндәге тырышлыгы һәм инициативасы өчен берничә тапкыр мактауга лаек булды.
Улыгызны чын патриот, Ватан сакчысы итеп тәрбияләвегез өчен рәхмәт сезгә. Эшегездә уңышлар, иминлек телим”.
Әти-әнисе, туганнары, дуслары Илнарның кайтуын зур түземсезлек белән көтә. Тиздән җитәчәк демобилизация көннәрен Илнар үзе дә бармак бөгеп саныйдыр. Исән-сау кайт, Ватан сакчысы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев