Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Хөкүмәте үз-үзеңне изоляцияләү вакытында махсус үткәргечләр алу тәртибен раслады

Моның өчен махсус SMS-сервиста теркәлергә, кыска номерга хәбәр юлларга кирәк.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.

Гражданин 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә. Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9). #мәгълүматларны эшкәртү белән килешәм

Җавапка уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр килә.

Аннары янәдән 2590 номерына, өйдән чыгуның максатын күрсәтеп, SMS-хәбәр җибәрергә кирәк.

Судка бару, балигъ булмаганнарны белем бирү оешмасына китерү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, җирләүләрдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу, дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару, авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен  sms сервис аша рөхсәт алырга мөмкин.

Шул ук вакытта эшкә җибәрелгән затларга бары тик белешмә формасы гына таләп ителә, аны эш бирүче хезмәткәрләргә бирә ала. Белешмә Татарстан территориясе буенча хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле булмаган хәрәкәткә кагылмый.

Ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән очракта, тормышка һәм сәламәтлегенә турыдан-туры янаган очракта, шулай ук азык-төлек сатып алган очракта, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп-чар чыгарганда рөхсәт алырга кирәкми. Мөһим деталь: машинада күмәк йөргән очракта, барлык пассажирларга һәм шоферга рөхсәт кирәк.

Гражданин уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алса, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала

РФ Федерация Советы 31 мартта административ хокук бозулар турында РФ кодексына төзәтмәләрне хуплады. Коронавирус йоктырмаган инфекция таралу куркынычы шартларында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен гражданинга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.

Вазыйфаи затлар өчен штраф суммасы 50дән 150 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен – 200дән 500 мең сумга кадәр яки 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору.

Әгәр хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян китергән яки үлеменә китергән очракта, ләкин җинаять билгеләре юк икән, гражданнардан – 150дән 300 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан – 300дән 500 меңгә кадәр, ә юридик затлардан 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф түләттереләчәк.

Источник  https://www.tatar-inform.ru/news/politics/31-03-2020/pravitelstvo-rt-utverdilo-poryadok-polucheniya-spetspropuskov-na-vremya-samoizolyatsii-5732989

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев