Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан прививка ясатуга язылу ачылды

Онлайн вакциналаштыру өчен бары тик яшәү урыны буенча медицина учреждениеләренә генә теркәлергә мөмкин.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында Covid-19 коронавирусыннан прививка ясау мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакцинацияләүгә чиратка басу өчен старт битендә "Covid-19дан түләүсез вакцинация" баннерын табарга яки "табибка язылу" хезмәтен сайларга кирәк. Шуннан соң теләгән кеше сервис формасына эләгә.


Шул ук вакытта, әгәр ул элегрәк күрсәтелмәгән булса, ММИ полисын күрсәтергә һәм тәкъдим ителгән уңайлы вакытлы слотны сайларга кирәк. Прививкага «Услуги РТ»кушымтасы аша да язылырга мөмкин.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында «Портал аша вакцинациягә яшәү урыны буенча медицина оешмаларына гына язылырга мөмкин», дип ассызыкладылар. «Әгәр сезнең адреска беркетелгән хастаханәдә әлеге процедура үткәрелми икән, вакцинациягә язылу сезнең өчен мөмкин булмаячак», — дип кисәттеләр ведомствода.

Республика хастаханәләренә яңа вакцина дозалары кергән саен дәүләт хезмәтләре порталында Covid-19дан прививканы куярга мөмкин булган сырхауханәләр исемлеге киңәйтеләчәк.

Моннан тыш, тиздән яңа сервисны ясалма интеллект технологияләрен кулланучы Лилиянең тавыш ярдәмчесе белән интеграцияләү күздә тотыла. Ул вакциналаштыруга язылучыларга Татарстан халкына прививка билгеләнгән вакыт турында искә төшерәчәк. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/21-01-2021/na-portale-gosuslug-rt-otkrylas-zapis-na-privivku-ot-koronavirusa-5800510

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев